Hasan Zahir Ali : другие произведения.

Кием минем бернишләми, күңелем юеш тәмам...

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:



1.Казан.
Шәрәфле иде Казан,
Яңгырый иде азан, 
Корбан иде гаетебез
Һәм Шәрифи Рамазан.

Бүген исә ни булган - 
Өстәлләр шәраб тулган...
Казан яңа ел каршылый - 
Манаралары сулган.
  


2.	*   *   *
Фикер сайлыгы - 
Һич аптырытмый мине бу тараф.
Аптыраткан, тетрәндергән - 
Безнең ише кеше, битараф.

3.	*   *   *
Якыннарның ерагында
Бер халык дөнья күрде, 
Дөнья аны күралмады,
Дар эшләтте, баулар үрде...


4.	Исерек еллар.
Абынып-нитеп исерек еллар
Күз алдымнан үтеп киттеләр.
Еллар белән мин дә исереп йөргән чакта,
Суык тәнем,
Җан дигәнне
Каберлеккә илтеп түктеләр.

Бетте газап. Чыннан бетте микән?..
Суалчаннар килеп үптеләр...
Еллар белән мин дә исереп йөргән өчен,
Черек тәнем,
Җан дигәне
Үксеп-үксеп мине сүктеләр.
5.	Кояш вә Ай.
Кичә төн булган караңгы - 
Ай үз эшен оныткан.
Кояш аны кунакка дип 
Бик үтенеп чакырткан.

Кояшның башы авырта...
Сәгать иртәнге алты.
Айга рәхәт - төнен эшли,
Ә ул көндезгә калды...

Таң атты, яктырып бетте, 
Кояш - кызыл, елмая;
 			Болытлар уянып күктә
Чабышлар кем кая.

Яхшы барсы, тик нигә соң,
Әйт әле, Кояшкаем,
Төн ягыннан калктың соң син,
Саташтыңмы, җанкаем!?

Чыраеннан нур югалды,
 Елмаю ерак качты,
Кәефе һич тә калмады,
Аптырап авызын ачты.

Як-ягына карангалап,
Тагын да кызылайды, 
Һәм йөзәр, меңәр аяклап
Кирегә кереп тайды.

6.	Көз
Көз ямьле дигән булалар, 
Яфрак кып-кызыл, имеш...
Нигә миңа мондый бәхет, 
Ник кирәк андый җимеш!?


Буш яланнар ятим калып, 
Тиргәнәләр, сүгенеп.
Эт эчәге генә үсә,
Әрсез, һаман үрелеп.

Кояшы юк, болыт үрчеп,
Аны беркөн урлаган.
Тик шәрә агач, оятсыз,
Тешсез килеш ыржайган.

7.	Болытлар
Ник алай, ак болытларым,
Сорыга киенәсез?
Күз яшьләре түгә-түгә
Җирләргә үреләсез?
Әллә сез дә минем кебек
Җәйне үтте диясез?

Кемнең кулы күтәрелде,
Кем, явыз, тиде сезгә?
Еламагыз!.. Хәер үзем...
Әйдәгез елыйк бергә!

Кояш абзый, ничек итеп
Күз йомдың мондый эшкә!?
Йә, булды, уян хәзер үк,
Юын да, тизрәк эшкә!


8.	Сине көттем
Еракта, бәхет илендә
Сандугач кебек очтың,
Әтрафыңа нурлар сиптең, 
Әткәң-әнкәңне кочтың.

Минем дөньям - кайгы иле, 
Мин үстем ятим булып.
Ничә кичә үткәрдем мин
Күз яшемдә, күңел тулып.

...Сине көттем, сине генә,
Минем бердән-беремне.
Өлгермәдең. Хәзер инде
Казыйлар каберемне.


9.	Галәм
Син чакырдың үз яныңа, 
Бергә булыйк, дидең, көлеп.
Йөрәгеңне эссе килеш, 
Миңа бирдең учка төреп.
*   *   *
Әмма мине диңгез тартты,
Шундый менә ир җаны,
Дөньяны күрәсе килә - 
Шундый инде ир җаны. 

Йөрдем, кайттым. тугры булдым.
Шатлыгың иде чиксез.
Ләкин язмыш тагын көлде, 
Сине итте бәхетсез - 

Минем караш күккә төште,
Йолдызлар, айны күрдем.
Андагы ямьне күзәтеп,
Кара чәчеңне үрдем.

Хәзер мине галәм тарта -
Яшьлектә әсир җаным.
Җисемнәр күрәсе килә,
Чукынсын!.. Кайный каным!..




10.	 Кыш килә
Сары яфрак корсагына, 
Карлар сикерә иде,
Яфрак исә түзәлмичә, 
Дулап җикерә иде.

Суык-егет, боз таянып,
Чатанлап атлый иде,
Бала-чага кыш турында
Шигырьләр ятлый иде.

Елгаларга кемдер, белмим
Пыяла куя иде.
Балыклар котырып зинданда
Бер-берсен суя иде.

Шәрә агач артларында 
Алтын Көз үлә иде,
Ап-ак юрганга төренеп,
Улап Кыш килә иде.


11.	 Атна
Дүшәмбе. Бәхетле идем.
Сайрады сандугачлар. 
Аларның ояларыннан
Сыгылып торды агачлар.

Сишәмбе көнне әтием
Әнине ташлап китте.
Сандугачларның оясын 
Ачы җил тар-мар итте.

Чәршәмбе килде. Тезләндем...
Үземә вәгъдә бирдем:
Берсен дә, ниләр булмасын, 
Үлеп сөймәсмен дидем.

Килеп җитте Пәнҗешәмбе.
Әнисез дөнья кордым,
Ачы язмышын хәтерләп,
Әйткән сүземдә тордым.

Әмма Җомга килеп җитте.
Йөрәгемне котыртты.
Мәхәббәт әфьюнының
Энәсенә утыртты.

Елмаеп килде Шимбә.
Кайттылар сандугачлар.
Янә оялары белән
Тулып китте агачлар.

Якшәмбедә мин бәхетле, 
Күңелне хисләр өтә,
Ләкин белмим ниләр икән
Дүшәмбе мине көтә.


12.	 Илһам
Сәләтле кеше диярсең,
Кайчак каләм алгалыйм,
Илһам белән 
кочаклашып
Әз-мәз шигырь язгалыйм.

Укып чыккан булам кат-кат, 
Сызгалыйм ошатмасам, 
Төзәткәлим, янә укыйм - 
Монсы шигырь ичмасам!

Шундый шәп чыкты диярсең,
Горурлык белән шуннан
Тавыш белән укып чыгам, 
Тыңлыйлар өстәл, диван.

Ягез!? Ничек!? Ошадымы!?
Рәхмәт, рәхмәт, мин бик шат.
Сез генә мине аңлыйсыз, 
Башкалары миңа ят.

Тукта! Илһам кая булды!?
Күрмәдегез? Юк? Китте?..
Әһә! Беләм нигә юк ул - 
Шешәбез бушап бетте.


13.	 Иномарка
Бер бабай гомере буе,
Машина алам, диеп,
Тирен түгеп акча җыйган
Үзе чабата киеп.

Һәр тиенне, һәр бөртекне 
Үз-үзеннән кызганган,
Һәм ниһаять, көннән беркөн
Иномарка ул алган.

Кызыл төстә, ялтырый ул
Вәт ичмаса машина!
Сәер ул бераз, әлбәттә
Мотор артта булганга.

Әмма черек "Нива" түгел,
Иномарка!!! Чит илдән!
"Запарай" дип ул атала,
Украинадан килгән.


14.	*   *   *
Елга ага тыныч кына
Сыеп ике ярына,
Ә болытлар зәңгәр күктән
Оча офык ягына.

Карлар кыш көне явалар, 
Балыклар яши суда,
Ә иген, ипиләр ягъни,
Үсә күрше басуда.

Барсының да урыны бар,
Һәркайсы кирәк җирдә, 
Ә мин менә һаман әле
Табалмый урын бер дә... 


15.	 Ай
Көмеш нурлар үрелешеп
Ай-чишмәдән агыла.
Алар көчле ярсып җиргә
Дулкын булып кагыла.

Кагыла да тынлык көе 
Кытыклый колакларны,
Кемдер оста уйный, күрче,
Сызганып балакларны.

Түзеп булмый тыңламыйча, 
Иркен далага чыгам.
Миңа ияргән булалар
Уйларым-бала-чагам.

Котырталар алар мине,
Этлеккә өйрәтәләр.
Моннан кит син, кала күрмә,
Айга мен, дип әйтәләр...  


16.	 Кара көчләр
Кара көчләр, төн коллары
Кояшны бәргәлиләр,
Аны күктән атып бәреп, 
Байракларын бәйлиләр.
Шатланалар сабый кебек - 
Ниһаять караңгылык.
Канлы мәҗлес ачык инде, 
Ишетелмәс озак тынлык.

Кыстырма син борыныңны,
Ятып йоклавыңны бел.
Ашларына төшүең бар, 
Көчле түгел монда тел.


17.	 Җавап
(Арслан Сөләйманның "шигырьләрең 
түбән стиль белән язылган", диюенә)
Кереш
Шулай диик, абзый, хаклысың син - 
Шигырь болай язылмас, 
Шигырь белән түбәнге стиль
Беркайчан да тиң булмас.

Бу гына да түгел әле,
Чурту матыр!.. Әйттердең!
Сәләт миндә бер дә юк ул,
Юк шул сәләт Заһирнең!..
*   *   *
Җавап үзе
Заманасы шундый булгач, 
Кыш суыкка бигрәк уңгач,
Күңелкәем боздай туңгач,
Намустан утын ясыйк!

Балачак дигәне узгач,
Кичә генә кырык тулгач,
45тә кеше тузгач,
Тукта әле, ашыкмыйк!

Кибеттә сыра сатылгач,
Төрле ятакта ятылгач,
Кемдер дошманга сатылгач,
Әйдә, сәүдәгәр булыйк!

Юләр макталып язылгач,
Черек шигырьләр басылгач, 
Көндә бер шагыйрь асылгач,
Сәләтне буыйк, куыйк!
(Минем кебек)

Һәр адым саен сүгелсәм,
Һаман кайгыдан сүрелсәм,
Соңра кабергә түгелсәм, 
Җирләндем диим мени!?


18.	 Чыланган күңел
Үзем беләм, үзем керәм
Шул язгы бозга һаман...
Күрәм ки чыгып булмас ул
Бу җирдән исән-аман.

Нидер тарта, нидер дәшә - 
Үреләм... Үзем беләм:
Котылалмам... Әмма кара:
Җәелгән Кызыл Келәм!

Көндә кичен кереп батам,
Кичен хәлләрем яман.
Чөнки кием бер нишләми,
Күңелем юеш тәмам.

Чыланган саен күңелем, 
Салып-ипләп киптерәм,
Иртән берни булмагандай
Ары гомер типтерәм.


19.	 Төрбә сере
Хәрәбәи төрбә серен саклый һаман
Өелеп барган еллар астында, 
Сөйләр иде, Тыңлаучылар инде юклар, 
Шуңа дәшми, шуңа ятсына...


20.	 Уйлар
Бер-бер артлы тезелешеп
Минем уйлар канат кагалар.
Берсен аккош, берсен былбыл дисәк,
Башкалары кара каргалар... 
  

21.	 Үкенү
Ятим малын җидем ,
Хәрәм якка бактым,
Мәзлүмнәргә  тидем - 
Җаным шулай яктым.

Юкка хәмер эчтем, 
Ялтыр алтын тактым,
Бик күп ясак  кичтем - 
Җаным шулай яктым.

Сөт имчәккә кире
Керәлмәгән кеби,
Күккә яңгыр кире 
Менәлмәгән кеби,
Кызганычтыр, әмма,
Шиксез моннан бире
Дөньялыкка кайту
Миңа ясак имди.
   
22.	 Шүрәле
Кызыл Мәйдан Шүрәлесе
Безнең Ыкка чөй какты,
Бер ананың игезләрен 
Низагъ утында якты.

Кызыл Мәйдан Шүрәлесе
Арага кулын тыкты.
Кысты кулын Ык елгасы -
Кинәт чөй очып чыкты.


23.	 Гаҗиз кеше
Гаҗиз кеше үзен бөек дияр, 
Исбатларга теләр фикерен...
Тик дөньяда кеше - көчсез мәхлук .
Син тыңлама дөнья факирен. - 
(Гаҗиз кеше колдыр дөньялыкта,
Кол түгелмен димә, әкерен).


24.	Тырнак яки зур кайгы
Әллә нигә күңелемдә
Кар ява да кар ява,
Ә тышта Июль уртасы,
Ә тышта эссе һава.

Әллә нигә күңелемдә
Буран уйный, котыра, 
Ә тышта тып-тын, һич җил юк,
Хәтта яфрак тын тора.

Әллә нигә күңелемдә
Коточкыч бушлык күрдем.
...Сынды тырнак, мин бит аны
Өч ай буе үстердем.
25.	 Заман
Заман каты торды,
Заман мәкер корды, 
Аламага борды,
Кыяларга орды.
*   *   *
Заман шарты.
Кибет арты.
Авыл карты.
Бер ярты.
*   *   *
Ар(ы)ды.
Барды.
Ярды.
Тарды.

26. Алыш кыры

Алыш кырында пәйда булдым кинәт.
Тирә-якта калкан, кылыч, сөңгеләр, 
Бер ук үтә сызып баш өстеннән,
Ярсып-ярсып атлар кешниләр.

Әтрафымда кыю ирләр, куркаклар...
Тирә-якта намус белән хаинлек.
Ә Җир йөзе тынган, тыңлап тора...
Бөек сугыш. Хаклык-дәхрилек.

13-15 июнь, Уфа.

 
 
27. Йөрәк ярасы

Йөрәгемнең ярасыннан ярсу саркый,
Сагыш катыш тама кайгы тойгысы.
Берәү килгән, бозган тынлык моңын бердән,
Ваткан, кырган күңлем йокысын.

Кулга алып энә илә җеп кисәге
Башта ялыйм, соңра тегәм ярамны.
Туктатмасам, Җирдә сагыш тулыр,
Дөнья сулыр, булыр караңгы...

(Ярсып-ярсып шигырь язган булам,
Һич кызганмый карамны...)

18 июнь, 2007. Уфа к. 


28. Хәлләр...

Кайчакларда шундый хәлләр була:
Күңлем минем ялкын белән тула,
Тик бу хәлем озак түгел, гаҗәп,
Утын бетә гүя, ялкын сула.

Кайчакларда шундый хәлләр була:
Күңлем төшә, ялкын сула,
Тик бу хәлем озак түгел, шөкер,
Йөрәк янә яна, күңлем тула.

 Уфа. Имтихан вакытында.

Кайчакларда шундый хәлләр була:
Күңлем минем ялкын белән тула,
Тик бу хәлем озак түгел, гаҗәп,
Утын бетә гүя, ялкын сула.
Тик...алай да бераз вакыт үткәч,
Яман хәлем китә, тузан була,
Йөрәк янә яна, күңлем тула.
(тагын бер вариант)
20 июнь, 2007. Уфа.

 
 29. Вакыт.
Вакыт ватып кисәк-кисәк,
Ваклый ватык сәгатьләрне,
Дәвалый да, картайта да,
Бутама тик сәбәпләрне.
20 июнь, 2007. Уфа.

30. Кара.
Әй, кардәш, кара!!!
Йөрәгем - кара.
Кара болытлар.
күңелем сара

Әһ, шул караны, 
туплап савытка,
шигырь язасы...
Шагыйрь буласы...

Кара җитәрлек,
мәсьәлә түгел...
Кәгазь хәстәрен
фәкать син күргел!!!
20 июнь, 2007. Уфа.

31. *   *   *
Бөгелмә, Казан, Әлмәт.
Гизә-гизә сулды бугай
Бирелгән шигъри сәләт.

Бик начар, яһүт әйбәт...
Һич аңламыйм хәлатемне,
Алга ыргый, тик, хәят.
Сентябрь, 2007. Бөгелмә. 
32. Яра - өмет...

Күңелем минем - бер зур яра.
Сулкылдый һәм кабара
Саркыганы канмы, дисең?  
Саркый тик кайгы, кара...
Ул кара калбем сара,
Йөрәккәем, бичара,
Ярсый, дөнья куптара
Тик бер ни дә эшли алмый,
Көннән-көн чери бара...
Соңгы көчем җыеп, дәшәм:
Юкмы әллә һич чара?
Бер аваз һава яра,
Бере җавап кайтара:
"Әй, адәм, монда кара,
Мин - Өмет һәм мин - чара"
"Онытма мине, монда мин,
                                 Онытма, берүк! Кара!.."
7 нче май, 2008 ел. Түбән Кама.

33. Тагын йөрәк турында...

Сирәк улый дулкын, 
Сүнде соңгы ялкын,
Ешрак ачы салкын - 
Шундый менә минем йөрәк.

Игелек кылган түгел,
Көчле булган түгел.
Өмет тулган түгел - 
Эреп барган арыган өрәк.

Менә аны сара
Кан елаган яра...
Табалмагач чара,
Күмеп куйдым алып көрәк.
			27нче апрель, 2009 ел. Яр Чаллы.

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"