Хасанзянова Гульнур Юнисовна : другие произведения.

Туган телем

"Самиздат": [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:


 Ваша оценка:
  • Аннотация:
    Туган телем.

1.Телләр белгән,илләр белгән диләр 
Төрле телдә сәлам яңгыратам. 
Рус телен дә беләм, 
Инглиз телен, 
Татар телен чынлап яратам.
 2.Әти, әни,бишек сүзләрен мин, 
Кечкенәдән ишетеп үскәнмен. 
Туган телнең алтын хәзинәсен,
 Йөрәгемдә мәңге йөртәмен. 
3.Туган телдә озын озак итеп, 
Әнкәй безгә көйләр көйләгән.
 Зәңгәр шәлен җилкәсенә салып,
 Кичен әкиятләр сөйләгән. 
4.Туган телем! 
Минем нурлы телем!
 Назлап сөйгән чәчәкле гөлем. 
Яңгыраган күркәм сүзләреңне 
Кошлар белән бергә көйлимен. 
5.Туган телем!
Минем газиз телем!
 Үткән сукмагыңда эз калдыр! 
Кичен аем, көндез кояшым бул, 
Йолдыз кебек мәңге балкып тор!

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
Э.Бланк "Пленница чужого мира" О.Копылова "Невеста звездного принца" А.Позин "Меч Тамерлана.Крестьянский сын,дворянская дочь"

Как попасть в этoт список
Сайт - "Художники" .. || .. Доска об'явлений "Книги"