Интересное О Людях
Зулькарнаева Шаулия. Зулькарнаев Нигмат (на башкирском языке)

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:
Школа кожевенного мастерства: сумки, ремни своими руками Типография Новый формат: Издать свою книгу
 Ваша оценка:

  Зулькарнаева Шаулия. Зулькарнаев Нигмат (на башкирском языке)
  
  "Тулпар журналы төркеме"
  
  (На сайтах республиканских журналов можно найти стихотворение о Башкортостане Зулькарнаевой Шаулии Нигматовны)
  
  Редакциябезгә кичә Учалы шәһәреннән Шәүлия Зөлкарнәева-Алкинская килде. Тумышы белән Урал аръягындагы зур татар авылы Ахуннан ул. Бу авыл - язучылар Кәрим Кара, Зифа Кадыйрова, артистлар Нәзифә Кадыйрова, Алмас Әмиров һ. б.ларны бүләк иткән данлы авыл. Әлбәттә инде, талантлар буш җирдә тумый. Мәктәптә татар телен 40 ел буена Нигъмәт Зөлкарнәй укытсын әле! Ә ул - "Рәсүлия" мәдрәсәсендә укыган, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган кеше, авыл хәбәрчесе, язучы, Ленин ордены кавалеры. 1912 елдан ук бөртекләп авыл тарихын җыйган, "Ахун тарихы" дигән кулъязма китап язган, 1930нчы еллардан ук әдәби әсәрләр иҗат итә башлаган, белемле, зыялы шәхес.
  Шәүлия ханым - язучы Нигъмәт Зөлкарнәйнең (1892-1968) кызы, үзе дә - берничә китап авторы. Әтисенең чәчмә әсәрләрен туплап, "Тормыш дәрьясында авазлар" дигән китап нәшер итүгә ирешкән. Нигъмәт аганың бер повесте былтыр "Тулпар"ның 4нче санында дөнья күргән иде.
  
  Нигъмәт Зөлкәрнай
  Өч шәкертнең бер җәе
  Повестьтан өзек
  
  Тагы да яз җитте. Быелгы кыш элекке елларга караганда табанын алданрак ялтыратты: җәһәт кенә кары эреде, дәррәү генә гөрләвекләр акты да, җир өсте кинәт кенә бушап калды. Тиз арада аяк асты кипте. Көннәр чикмәнне салып ташларлык җылыга тартты. Тирә-юнь күк үләнгә төренде. Дөньяның тын һәм илаһи мәле.
  Гөрләвекләрдән калган уйсу җирдәге каты балчыкларны һәм кояш битенә карап яткан койма ташларын, кып-кызыл чүпрәк япкандай, кара тимгелле кызыл тараканнар сырып алган. Алар җир тараканнары. Зыянлы да, әрсез дә түгелләр. Яз башында гына шулай күренеп, кояш нурлары җылысында туйганчы ирәеп алалар да, соңыннан юк булалар. Алар башкача бүрек-бүрек булып кызарып ятып, күз карашын җәлеп итмиләр. Кондызлар һәм төрле бөҗәкләр кинәт кенә выжылдап килеп чыгалар да, сискәндереп, көтелмәгән җиреңә килеп куналар. Бераз ял иткәч, үзләре белгән юнәлештә тагын очып китәләр.
  Күбәләкләр уяна. Менә берсе кул сыртына килеп кунды. Кара сырлар төшкән куе кызыл төстәге күбәләк өйгә очып кереп, пыяла урынына куелган тәрәзә карындыгында җилпелди башласа, әнкәй гел генә шомлы һәм шөбһәле тавыш белән: "Әнә, берәүнең җаны килгән. Хәер сорый ул. Әй, ходаем, абыемның җанкайлары җиде тау, җиде диңгез артыннан әйләнеп кайтып, безне барлап, көенеп, я сөенеп йөри микән?" - дип, муллага хәер төйнәргә тотына иде.
  Әнкәйнең абыйсы сөйгән кызын сораткач, зур бирнә таләп иткәннәр. Хәлле кешенең эше башка, ничек тели шулай боера. Абыйсы бик үртәлә, бүреген идәнгә ыргытып: "Ике елдан бирнә дә бирерлек, өйлек тә акча алып кайтмасам, исемем Әбүнәгыйм булмасын!" - дип, авылдан чыгып китә. Шул китүдән соң, икенче ел ахырына бер урыс егете бик ераклардан картәтиләрне эзләп килеп, бүрек эченә тегелгән бик күп акча калдырып киткән. "Әбүнәгыймне шахтада җир басты," - дигән.
  Бу хәлдән соң яраткан кызы бик нык сагышланган. Шул сагыштан җыр чыгарган, ди. Кешеләр аны "Разыя җыры" дип йөртәләр. Ишетсәң, моңланмый тыңлап булмый. Бугазга төер тыгыла, күзләр яшькә манчыла.
  Китә казлар, китә казлар,
  Китә казлар Донбасска.
  Мин ирексездән мөңри башлаганмын икән, үз тавышымнан үзем сискәнеп китеп, мәдрәсә бакчасындагы агачлар арасыннан ишек алдына күз ташладым. Ишетеп калсалар, исәрләнгән икән бу, дип көләрләр.
  Шушы күбәләк минем уемны әллә кая алып киткән икән. Әйе, кеше гомере көтмәгәндә өзелә дә, әрнүле хатирәгә генә әйләнә икән шул.
  Нигез буенда кояшка сыртларын куеп яткан кәҗәләр дә, ниндидер уйга бирелгәндәй, сагызларын чәйнәр-чәйнәмәс ята.
  Әтәчләрнең кәефе шәп: җае чыккан саен киртә башына менеп басып, бөтен көчләренә кычкырып калу ягын карый. Бозаулар кычкырганы, ат кешнәгәне ишетелеп кала. Бөтен тереклек яз көненең иркә назын сәламли. Җылы кемне генә куандырмый да, кемгә генә килешми икән.
  Шулай итеп, табигать вакыт тәгәрмәчендә тагын бер елны әйләндереп төшерде. Мәдрәсәдә дә тагын бер уку елы тәмам. Шәкерт халкы өчен тәгьтил (каникул) көннәре башланды. Минем өчен соңгы җәйге ял. Хәер, кемнәргәдер ялдыр да...
  Бай малайларына атлар килде. Елкылдап торган тиреле, баскан урыннарында уйнаклап торган көр аргамаклар. Күбесе тарантас җибәргән.
  Хәстәрле ата-аналар урындыгына мендәр дә ыргыткан. Ә арба белән килгәннәренә күпереп торган түшәк тә салганнар. Монда кыш буе йокы симертеп "җәфаланган" кадерлеләре юлда интегеп кайтмасын дип борчылу галәмәтеннән инде.
  "Кадерлеләр" кырын ятып алып авылларына кайтып киттеләр. Мәдрәсә бушап калды.
  От Дилбәр Булатовой
  https://vk.com/wall-147944323_914
  
  
  Редакциябезгә кичә Учалы шәһәреннән Шәүлия Зөлкарнәева-Алкинская килде. Тумышы белән Урал аръягындагы зур татар авылы Ахуннан ул. Бу авыл - язучылар Кәрим Кара, Зифа Кадыйрова, артистлар бар. Әлбәттә инде, талантлар буш җирдә тумый. Мәктәптә татар телен 40 ел буена Нигъмәт Зөлкарнәй укытсын әле! Ә ул - "Рәсүлия" мәдрәсәсендә укыган, "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган кеше, авыл хәбәрчесе, язучы, Ленин ордены кавалеры. 1912 елдан ук бөртекләп авыл тарихын җыйган, "Ахун тарихы" дигән кулъязма китап язган, 1930нчы еллардан ук әдәби әсәрләр иҗат итә башлаган, белемле, зыялы шәхес.
  Шәүлия ханым - язучы Нигъмәт Зөлкарнәйнең (1892-1968) кызы, үзе дә - берничә китап авторы. Әтисенең чәчмә әсәрләрен туплап, "Тормыш дәрьясында авазлар" дигән китап нәшер итүгә ирешкән. Нигъмәт аганың бер повесте былтыр "Тулпар"ның 4нче санында дөнья күргән иде.
  
  Нигъмәт Зөлкәрнай
  Өч шәкертнең бер җәе
  Повестьтан өзек
  
  Тагы да яз җитте. Быелгы кыш элекке елларга караганда табанын алданрак ялтыратты: җәһәт кенә кары эреде, дәррәү генә гөрләвекләр акты да, җир өсте кинәт кенә бушап калды. Тиз арада аяк асты кипте. Көннәр чикмәнне салып ташларлык җылыга тартты. Тирә-юнь күк үләнгә төренде. Дөньяның тын һәм илаһи мәле.
  Гөрләвекләрдән калган уйсу җирдәге каты балчыкларны һәм кояш битенә карап яткан койма ташларын, кып-кызыл чүпрәк япкандай, кара тимгелле кызыл тараканнар сырып алган. Алар җир тараканнары. Зыянлы да, әрсез дә түгелләр. Яз башында гына шулай күренеп, кояш нурлары җылысында туйганчы ирәеп алалар да, соңыннан юк булалар. Алар башкача бүрек-бүрек булып кызарып ятып, күз карашын җәлеп итмиләр. Кондызлар һәм төрле бөҗәкләр кинәт кенә выжылдап килеп чыгалар да, сискәндереп, көтелмәгән җиреңә килеп куналар. Бераз ял иткәч, үзләре белгән юнәлештә тагын очып китәләр.
  Күбәләкләр уяна. Менә берсе кул сыртына килеп кунды. Кара сырлар төшкән куе кызыл төстәге күбәләк өйгә очып кереп, пыяла урынына куелган тәрәзә карындыгында җилпелди башласа, әнкәй гел генә шомлы һәм шөбһәле тавыш белән: "Әнә, берәүнең җаны килгән. Хәер сорый ул. Әй, ходаем, абыемның җанкайлары җиде тау, җиде диңгез артыннан әйләнеп кайтып, безне барлап, көенеп, я сөенеп йөри микән?" - дип, муллага хәер төйнәргә тотына иде.
  Әнкәйнең абыйсы сөйгән кызын сораткач, зур бирнә таләп иткәннәр. Хәлле кешенең эше башка, ничек тели шулай боера. Абыйсы бик үртәлә, бүреген идәнгә ыргытып: "Ике елдан бирнә дә бирерлек, өйлек тә акча алып кайтмасам, исемем Әбүнәгыйм булмасын!" - дип, авылдан чыгып китә. Шул китүдән соң, икенче ел ахырына бер урыс егете бик ераклардан картәтиләрне эзләп килеп, бүрек эченә тегелгән бик күп акча калдырып киткән. "Әбүнәгыймне шахтада җир басты," - дигән.
  Бу хәлдән соң яраткан кызы бик нык сагышланган. Шул сагыштан җыр чыгарган, ди. Кешеләр аны "Разыя җыры" дип йөртәләр. Ишетсәң, моңланмый тыңлап булмый. Бугазга төер тыгыла, күзләр яшькә манчыла.
  Китә казлар, китә казлар,
  Китә казлар Донбасска.
  Мин ирексездән мөңри башлаганмын икән, үз тавышымнан үзем сискәнеп китеп, мәдрәсә бакчасындагы агачлар арасыннан ишек алдына күз ташладым. Ишетеп калсалар, исәрләнгән икән бу, дип көләрләр.
  Шушы күбәләк минем уемны әллә кая алып киткән икән. Әйе, кеше гомере көтмәгәндә өзелә дә, әрнүле хатирәгә генә әйләнә икән шул.
  Нигез буенда кояшка сыртларын куеп яткан кәҗәләр дә, ниндидер уйга бирелгәндәй, сагызларын чәйнәр-чәйнәмәс ята.
  Әтәчләрнең кәефе шәп: җае чыккан саен киртә башына менеп басып, бөтен көчләренә кычкырып калу ягын карый. Бозаулар кычкырганы, ат кешнәгәне ишетелеп кала. Бөтен тереклек яз көненең иркә назын сәламли. Җылы кемне генә куандырмый да, кемгә генә килешми икән.
  Шулай итеп, табигать вакыт тәгәрмәчендә тагын бер елны әйләндереп төшерде. Мәдрәсәдә дә тагын бер уку елы тәмам. Шәкерт халкы өчен тәгьтил (каникул) көннәре башланды. Минем өчен соңгы җәйге ял. Хәер, кемнәргәдер ялдыр да...
  Бай малайларына атлар килде. Елкылдап торган тиреле, баскан урыннарында уйнаклап торган көр аргамаклар. Күбесе тарантас җибәргән.
  Хәстәрле ата-аналар урындыгына мендәр дә ыргыткан. Ә арба белән килгәннәренә күпереп торган түшәк тә салганнар. Монда кыш буе йокы симертеп "җәфаланган" кадерлеләре юлда интегеп кайтмасын дип борчылу галәмәтеннән инде.
  "Кадерлеләр" кырын ятып алып авылларына кайтып киттеләр. Мәдрәсә бушап калды.
  От Дилбәр Булатовой
  https://vk.com/wall-147944323_914

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список

Кожевенное мастерство | Сайт "Художники" | Доска об'явлений "Книги"