Маннапова Татьяна Николаевна : другие произведения.

Юатмагыз

Самиздат: [Регистрация] [Найти] [Рейтинги] [Обсуждения] [Новинки] [Обзоры] [Помощь|Техвопросы]
Ссылки:
Школа кожевенного мастерства: сумки, ремни своими руками
 Ваша оценка:

Юатмагыз мине, юк, кирәкми!
Минем килә үксеп елыйсым.
Соңгы тапкыр тойыйм күңелемдә
Пыскып торган сөю җылысын.

Ул киткәндә әрнеп елап калдым,
Кайнар яшьләр тамды күзләрдән.
Пыскып янган учак сүнде, бетте...
Онытылды вәгъдә - сүзләр дә.

Юатырга тырышмагыз мине,
Юатуга мохтаҗ түгелмен.
Җанымдагы салкынлыктан,ахры,
Елый алмас булды күңелем...

23.08.2004

 Ваша оценка:

Связаться с программистом сайта.

Новые книги авторов СИ, вышедшие из печати:
О.Болдырева "Крадуш. Чужие души" М.Николаев "Вторжение на Землю"

Как попасть в этoт список

Кожевенное мастерство | Сайт "Художники" | Доска об'явлений "Книги"